Search results
- Конкурска әзерлек вакытында педагогларга түккән акча, катнашу өчен керткән взнос, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән күлмәкләр — гади хезмәт хакына яшәгән гаиләләргә бу хакта уйлавы да куркыныч. // Source: http://kiziltan.ru/
- Мәсәлән, чит илдә уздырылган конкурсларда катнашу 130 меңнән алып 250 мең сумга кадәр барып баса. // Source: http://kiziltan.ru/
- Нәни матуркайның һәр чыгышына 50 - 60 меңлек костюм тектерелә. // Source: http://kiziltan.ru/
- Бигрәк тә Русия әниләре арасында кызына аннан да очсызрак күлмәк кидерү гарьлек санала икән. // Source: http://kiziltan.ru/
- әлбәттә, кызлар һәм малайларның талантын күрсәтү максаты белән оештырылган бәйгеләрнең уңай яклары да әитәрлек. // Source: http://kiziltan.ru/
- Алар үзләрен төрле яклап ачарга, кыюлыкка, чит телдә аралашырга өйрәнә, дуслар таба. // Source: http://kiziltan.ru/
- Тик әлеге төшенчәләрне берничек тә дүрт-биш яшьлек сабыйлар үсешенә яраштырып булмый. // Source: http://kiziltan.ru/
- Балалык чоры кеше тормышында әти-әни назы, тыныч гаилә мәшәкатьләре, бергә уйнап үскән малайлар-кызлар белән хәтергә кереп калырга тиеш. // Source: http://kiziltan.ru/
- Курчак уйнар чакларында шоу-бизнеска әәлеп ителгән кызчыклар бик кызганыч. // Source: http://kiziltan.ru/
- Автор фотолары. // Source: http://kiziltan.ru/